2013 нче елда БДИ барышында ачыкланган хокук бозулар буенча 554 мең сум күләмендә штраф сугылган
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү барышында коррупция күренешләре фаш ителү дәвам итә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сөйләде.
Быел республиканың 18 муниципаль берәмлегендә имтихан тапшыручы 33 укучы закон бозуларга җөрьәт итүләре өчен бүлмәдән куып чыгарылган.
Агымдагы елда БДИ уздырганда теркәлгән хокук бозулар буенча контроль хезмәтләре вәкилләре 66 беркетмә төзегән: 26 – вазифаи затка һәм 40ы – физик затка карата. Суд органнары тарафыннан 22 вазифаи затны һәм 38 физик затны административ җаваплылыкка җәлеп итү турында карарлар кабул ителгән. Аларга барлыгы 554 мең сум күләмендә штрафлар билгеләнгән.
Данил Мостафин ассызыклап узганча, мондый закон бозуларга юл куймау, аларны кисәтү чаралары көчәйтелә. БДИ бәйсезлеген, үтә күренмәлелеген, объективлыгын тәэмин итү максатларында, ел саен республикада шушы процесста катнашучы аккредитацияләнгән иҗтимагый оешмалар саны арта. “Җәмәгатьчелек катнашуы активрак булган саен, бу процедураның ачыклыгы да шуның кадәр зуррак”, - дип белдерде Данил Мостафин. Иҗтимагый күзәтүчеләр, мисал өчен, БДИ буенча куелган баллар белән килешмәгән очракта апелляция уздыру процедурасы артыннан күзәтә.
Данил Мостафин Азнакай муниципаль районында БДИ нәтиҗәләрен фальсификацияләүгә талпынышлар булуын искәртеп узды, әлегә ул очраклар буенча тикшерү тәмамланмаган.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru