VII Бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгесе узды
26 - 29 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү институтында VII Бөтенрәсәй туган тел укытучылары бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Россия Федерациясенең 23 субъектыннан 24 ана теле укытучысы катнашты. Болар Башкортостан, Удмуртия, Дагыстан, Чувашия, Саха-Якутия, Хакасия һ.б. Татарстан республикасы данын яклап Яр Чаллы шәһәре 61 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Лилия Галимҗан кызы катнашты.
Бәйгенең төп максаты ана теле укытучыларының эш тәҗрибәләрен тарату, телне укытуда инновацияләрне ачыклау һәм тәкъдим итү, укытучы һөнәренең престижын арттыру. Лилия Галимҗан кызының чыгышы хөкемдарлар тарафыннан тирән эчтәлекле һәм кызыклы диеп бәяләнде. Иҗади презентациясендә Лилия Галимҗан кызы татар теленең байлыгы турында гына түгел, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары һәм татар халкының милли киемнәре турында да сөйләде. Бәйгенең төп сынавы – туган тел укыту буенча мастер-класс уздыру булды. 29 ноябрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасында бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Лилия Галимҗан кызы III дәрәҗәдәге мактау грамотасы, РоссияФедерациясе Дәүләт Думасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук, “Дрофа” нәшриятының махсус бүләгенә лаек булды.