Татар музыкасын испаннар тыңлый
Бүген Барселонада татар композиторларының әсәрләре яңгырый. “Татар музыкасының җәүһәрләре” циклы испан тамашачыларына татар композиторлары әсәрләреннән торган симфоник концерт тәкъдим итә.
“Татар музыкасы җәүһәрләре” – үзенчәлекле проект. Бу проект Татарстан музыка мәдәниятын Россиядә һәм чит илләрдә танытуга булышлык итә, шулай ук татар әсәрләрен дөньякүләм югары дәрәҗәгә күтәрүне максат итеп куя.
Мәгълүм булганча, музыкаль проект Татарстан хөкүмәте булышлыгы белән Мәдәният министрлыгы һәм республиканың Композиторлар берлеге тарафыннан гамәлгә кертелгән иде.
Көйязарлар берлегеннән хәбәр итүләренә караганда, “Татар музыкасы җәүһәрләре” циклы ярдәмендә республиканың симфоник әсәрләрен Берлин, Лейпциг, Стокгольм, Иерусалим, Рим, Флоренция калаларының иң дәрәҗәле сәхнәләреннән тыңладылар.
Ә бу юлы Испаниянең Auditori de Barcelona концерт залында дөньякүләм танылган дирижер Герассим Воронков җитәкчелегендәге ORQUESTRA SIMFÒNICA DEL VALLÉS башкаруында Татарстан композиторлары Фәрит Яруллин, Рәшит Кәлимуллин һәм яшь композитор Юлия Бек иҗат иткән көйләр яңгырый. Концертта халыкара конкурслар лауреаты, пианист Федор Әмиров та катнаша.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt