Владимир Путин балалар бакчаларын аларны башлангыч мәктәп сыйфатында да кулланырлык итеп төзергә тәкъдим итте
Күп кенә мәктәпләрдә белем бирү ике сменада алып барыла, Россия мәктәпләренең чирек өлеше, ә шәһәрләрдә хәтта мәктәпләрнең яртысы шундый система буенча укыта. Укучылар саны алдагы 5-6 елда бүгенге көн белән чагыштырганда 1 миллионга кадәр артуын күздә тотып, Россия Президенты Владимир Путин бу уңайдан борчуын җиткерде. Ул бүген РФ Федераль Җыелышына Еллык юллама белән мөрәҗәгать иткәндә әлеге проблеманың масштабына игътибар итәргә киңәш итте.
Владимир Путин балалар бакчаларын аларны башлангыч мәктәп сыйфатында да кулланырлык итеп төзергә тәкъдим итте. Президент бу уңайдан Хөкүмәткә, Федераль Җыелышка, төбәктәге хакимият вәкилләренә бу бурычны хәл итү юлларын кайгырта башлауларын сорады. “Бәлки, аларны бер түбә астында бербөтен комплекс итеп төзү кулай булыр”, - дип, Президент мондый ысулның балалар бакчалары төзелеше проекты кыйбатлануына китерергә тиеш түгеллеген билгеләп узды.
Дәүләт башлыгы моның федераль түгел, ә төбәк дәрәҗәсендәге җаваплылык булуын әйтеп узды. “Әмма проблема ил өчен артык масштаблы кебек тоелса, федераль ярдәмнән башка булмавы да ихтимал”, - ди Владимир Путин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru