Хәзер Казанның мәдәни чараларына билетларны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында сатып алырга мөмкин
Бүгеннән театрларга һәм ТР Милли музеена билетларны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында сатып алырга мөмкин.
Мәдәни-тамаша чараларына, музейга билетларны алу өчен, порталда чараны сайларга, тамашачы залында урынны броньларга һәм билетның бәясен түләргә кирәк. Билетның сайттагы бәясе кассадагы бәясеннән аерылмый.
Түләгәннән соң, электрон ящикка электрон билет җибәрелә, аны бастырып чыгарырга һәм театрга яки музейга кергәндә, күрсәтергә кирәк. Түләнелгән электрон билетларны шулай ук порталның “Кулланучының сатып алу тарихы” («История покупок пользователя») бүлегеннән алып була.
Хәзерге вакытта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, “Әкият” курчак театрында, К.Камал исемендәге театрда барган чараларга һәм Милли музейга билетлар алып була. Театрлар һәм музейлар исемлеге даими рәвештә тулыланачак.
Тиздән iOS һәм Android платформаларында да театр һәм музейларга билет сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru