Кичә Әлмәттә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Римера” компанияләре төркеме белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Кичә Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Римера” компанияләре төркеме белән 2014-2015 нче елларга һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Документны министр Энгель Фәттахов һәм “Римера” генераль директоры Виталий Садыйков имзалады. Әлеге килешүгә кул кую - “Татарстан киләчәге көллияте” проектын тормышка ашыруда ТР һәм “ЧТПЗ” төркеменең уртак эшчәнлегенең дәвамы.
Бүгенгә көллият төзелешенең беренче этабы тәмамланган: укыту аудиторияләренә һәм компьютер классларына ремонт ясалган.
Дуаль системасы буенча укыту программасы старт алган. Хәзер йөзгә якын студент “Алнас” заводы территориясендә урнашкан көллияттә белем ала. Иң яхшы студентларга заводның шәхси стипендияләре түләнелә. Имзаланган документ 2014-2015 нче елларга чараларны һәм финанслау чыганакларын билгеләде.
Ике ел вакыт эчендә ТР һөнәри белем бирүне үстерүнең мәгълүмат-методика үзәген булдыру, аның бүлеген Әлмәттә ачу, шулай ук “Алнас” базасында көллият белән бергә чыганак үзәген оештыру күз алдында тотыла.
“Римера”, РФ һәм ТР Хөкүмәтләре тарафыннан әлеге чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән инвестицияләрнең күләме – якынча 200 млн. сум.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru