Әлкидә быел 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган
17 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Узып баручы елда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү программасы кысаларында Әлки муниципаль районында 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Тагын 10 мәктәптә җылы санузеллар булдырылган, моңа 6 миллион сумнан артык акча тотылган.
2014 елда Чуаш Кичүе һәм Чуаш Борнае мәктәпләре биналарына капиталь ремонт ясалачак, Иске Матак балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Энергияне саклауга юнәлтелгән программага 9 мәгариф учреждениесен ремонтлау кергән, ә 2,3 миллион сум акча мәктәп котельняларының газ казаннарын алмаштыруга бүлеп бирелә, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru