ТР вузлары реаль сектор өчен белгечләрне күбрәк әзерли башлаячак
17 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
ТР югары белем бирү системасында гуманитар профиль белгечләрен әзерләүне киметү тенденциясе билгеләнде. Шул ук вакытта икътисадның реаль секторындагы ихтыяҗны исәпкә алып, бюджет урыннары артты.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда “Икътисад һәм идарә” юнәлеше буенча кабул итү күләме 419 урынга кимегән.
Шул ук вакытта “Химия һәм биотехнология” юнәлеше буенча бюджет урыннары 166 булган, “Автоматика һәм идарә” - 117, “Энергетика” – 137, “Информатика һәм исәпләү техникасы” - 116.
Министрның мәгълүматы буенча, 2012-2013 нче елларда вуз студентларының 27 проценты “икътисад” һәм “менеджмент” белгечлекләре буенча белем алган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru