Татарстан сингапурча укырга өйрәнерме?
Казан мәктәпләрендә Сингапур проекты кысаларында белем бирү инде берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Район һәм авыл укытучыларын исә әлеге проект белән быел гына таныштыра башладылар. Мөгаллимнәргә бу алымнар ошый, шулай да проектны ниндидер зур яңалык дип кабул итүчеләр юк диярлек.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы инде өч елга якын Сингапурның EDUCARE компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә - алар тарафыннан республика укытучыларының һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән махсус проект тормышка ашырыла.
Алдан ул Казан шәһәренең берничә мәктәбендә кулланыла башлады. Агымдагы елның җәендә исә башкалага Татарстанның район һәм шәһәрләреннән мәгариф оешмалары методистлары җыелды. Алар Сингапур алымы белән танышты, махсус тренинглар узды. Бу укуларда катнашкан 250гә якын методист арасыннан 100дән артыгы иң яхшы дип табылды һәм аларга район мәктәпләрендә әлеге проектны җәелдерү бурычы йөкләнде.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов фикеренчә, бу проект мәктәпләрдәге укыту процессын яңартырга, укучыларның гына түгел, ә укытучыларның үзләренең дә активлыгын арттырырга ярдәм итәчәк.
Сингапур проекты асылында - аралашу
Сингапур проекты белгечләре исә районнарына кайтып, ныклап эшкә кереште. Әйтергә кирәк, республика төбәкләрендә мөгаллимнәрне Сингапурча укыту юлларына төшендерү эшчәнлеге хәзер дә дәвам итә. Укытучылар бу проектны ничек кабул иткән, әлеге алымнарны гамәлдә кулланып булачакмы, проектның өстенлекле яклары нинди - бу сораулар белән без Сарман районының мәгълүмати-методик үзәге методисты Римма Хафизовага мөрәҗәгать иттек (ул район һәм авыл укытучыларын әлеге проект алымнарына төшендерүче белгечләрнең берсе).
- Күпләр бу проект турында «Сингапур методы» дип сөйли. Метод түгел, ә проект ул. Аның асылы дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгариф методикасының безнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерү, кулланудан гыйбарәт. Төп максат исә - артык тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче укучыдан актив шәхес тәрбияләү, - дип сөйләде безгә белгеч.
Аның сүзләренә караганда, бу проект укучыда төп дүрт күнекмә тәрбияләүне күздә тота. Киләчәктә республикага файда китерерлек шәхес формалаштыру өчен укучы дөрес һәм ачык итеп аралашырга, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Критик фикер йөртү һәм креатив идеяләр белән чыгыш ясау исә баланы чын мәгънәсендә көндәшлеккә сәләтле итә.
- Кагыйдә буларак, дәрес вакытында укучылар төркемнәргә бүленеп эшлиләр. Укытучы биргән сорау һәм биремнәрне балалар бергәләшеп чишәргә тиеш. Бу эштә һәрбер укучы катнаша, берсе дә читтә калмый. Шул рәвешле, Сингапур проектының гадәти алымнардан төп аермасы - укучы үзен иркен тотарга, үз фикерен әйтергә, шул ук вакытта башкаларның да фикерләрен тыңлый белергә өйрәнә. Ул үзен башкалар белән тигез хокуклы итеп тоя, үз-үзенә ышанычы арта, - дип аңлатты безгә Римма ханым.
Методист сүзләренчә, Сингапур проекты укытучыларда төрле фикерләр калдырган. «Без бу алымнарны беләбез бит инде», «белгән әйбер турында нишләп тагын бер кат аңлатасыз» диючеләр дә булган. Хәер, проектның эченәрәк кереп, асылына төшенгәч, мөгаллимнәр кызыксынган, дәресләрдән шактый канәгать калуларын ассызыклаган.
Шунысы да бар, махсус өйрәнүләр узганнан соң, барлык район укытучылары да бу алымнарны үз дәресләрендә куллана башларга тиеш. Бу эшчәнлек район мәгариф оешмалары тарафыннан җитди контрольгә алынган - хәзер алар мәктәпләргә ачык дәресләргә йөрү белән мәшгуль. Аеруча «бәхетле» мәктәп дәресләренә исә Сингапурдан махсус чакырылган белгеч үзе дә килеп утыра икән.
Сингапурча белем алу - башлангыч сыйныф балалары өчен уен
Мин Сингапурча белем бирү юллары турындагы уй-фикерләрен сорап укытучыларның үзләренә дә мөрәҗәгать итәргә булдым.
- Моннан берничә ай элек без дә бу проект буенча укыдык. Белем бирүнең яңача алымнары миндә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Шулай да, андый дәресләрне үз укучыларым катнашында уздыра башлагач, Сингапурча укытуның бер дә җиңел булмавына төшендем. Төп авырлык сыйныфта балаларның шактый күп булуыннан килеп чыга. Минем сыйныфта 26 бала. Алар хәзергә мондый дәресләрне бары тик ниндидер уен итеп кенә кабул итә. Шулай бит инде ул, һәр яңалык авырлык белән керә. Ләкин киләчәктә әлеге проектның уңай нәтиҗәләре, һичшиксез, булачак, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Гатина.
34 еллык эш тәҗрибәсе булган мөгаллим Сингапур мәгариф методикасының файдаланырга мөмкин булган иң кызыклы алымнарын үз тәҗрибәсендә куллана башлаган инде. Хәзерге вакытта әлеге проект кысаларында махсус ачык дәрес уздыру эшләре белән йөри ул. Бу яңа эшчәнлек укучыларын кече яшьтән үк мөстәкыйль шәхес буларак тәрбияләргә ярдәм итәчәгенә чын күңелдән ышана Гүзәл ханым.
Безнең мөгаллимнәргә Сингапур мәгарифе алымнары күптән таныш
- Әйтергә кирәк, бу проект минем өчен әллә ни зур яңалык түгел. Безгә инде элек-электән укучылар белән төркемнәрдә эшләгез, аларга үзара аралашу өчен шартлар тудырыгыз дип әйтеп киләләр. Сингапур алымнарының күбесен болай да куллана идек инде без, - дип ассызыклый укытучы.
Бу фикер белән Казан шәһәренең 18нче мәктәп мөгаллиме Гөлнара Йосыпова да килешә. Аның сүзләренә караганда, Сингапур белгечләре тарафыннан эшләнгән алымнар республика укытучыларына күптән таныш.
- Әлеге дәресләрдән мин әллә ни зур яңалык ишетеп кайттым, дип әйтә алмыйм. Алар тарафыннан тәкъдим ителә торган белем бирү юлларын без беләбез инде. Ә инде гомуми тәэсирләргә килгәндә, бу методика, әлбәттә, кызык һәм файдалы. Иң мөһиме, укучыларның үзләренә дә ошый, - дип сөйләде безгә укытучы.
Сингапур проекты башлангыч сыйныф укучылары өчен аеруча файдалы, дип санала икән. Гөлнара ханым сүзләренә караганда, бу алымнарны теләсә-кайсы сыйныфта кулланырга мөмкин – барысы да укытучының әзерлегенә һәм... балалар санына бәйле
- Безнең мәктәптә татар һәм инглиз теле дәресләре төркемнәргә бүлеп укытыла. Һәр төркемдә якынча 15әр бала. Әлеге укытучылар үз предметларын укучыларга сингапурча итеп аңлата башлады инде. Ә менә башка - сыйныфта 30ышар бала булган очракларда белем бирүне Сингапур проекты кысаларында оештыру шактый авыр, еш кына мөмкин дә түгел. Балаларның игътибары югала, алар тавышлана башлый, укытучы берьюлы бар төркемнәр белән дә эшли алмый. Шуңа да дәрес вакыты бушка гына узарга мөмкин, - дип саный мөгаллим.
Ничек кенә булмасын, әлеге проектны җәелдерү республикада алга таба да дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре нинди булыр, анысын инде вакыт күрсәтер.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt