Франциянең Меdici.tv телеканалы Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры һәм Денис Мацуевның концертларын күрсәтә башлады
Франциянең Меdici.tv телеканалы Татарстанның Дәһләт симфоник оркестры һәм Денис Мацуевның концертларын күрсәтә башлады.
Франциянең классик музыка интернет-каналының кино төшерү төркеме Казанда октябрьдә, «Денис Мацуев дусларында кунакта» музыка фестивале узган көннәрдә эшләгән иде. Зур концерт залында Иоганнес Брамс һәм Сергей Прокофьев иҗатларына багышланган ике концерт яздырып алынды. Татарстанның Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры Medici.tv каналында язылган Россиянең беренче төбәк оркестры булды. Хәзер аның чыгышы Мария театры, Американың һәм Европаның күренекле оркестрлары белән беррәттән тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
Кичә Брамска багышланган концерт күрсәтелгән иде. Бүген Мәскәү вакыты белән сәгать тугызда Прокофьев музыкасы яңгыраячак. Концертларны телеканалның сайтында карарга мөмкин.