Ташкентта “XIX-XX гасырларда татар шамаиле. Сүз һәм сурәт” исемле күргәзмә эшли
Ташкентның «Заркайнар» милли сәнгать үзәгендә «XIX-XX гасырларда татар шамаиле. Сүз һәм сурәт» исемле күргәзмә ачылган. Күргәзмә Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды тарафыннан әзерләнгән, аны оештыруда РФнең Үзбәкстандагы илчелеге һәм Россотрудничество бүлекчәсе булышкан.
Күргәзмәгә исә Ш.Мәрҗани фондында саклана торган 51 шамаил куелган. Шамаил сәнгате татарлар арасында нык таралган булган, Ташкентка алып киленгән җыелмада бу сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм формаларын күрсәткән әсәрләр тупланган. Аның ачылыш тантанасына дипломатлар, шул исәптән Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиллегеннән килгәннәр, сәнгатькәрләр, рәссамнар, Ташкентның татар мәдәни үзәге һәм татар яшьләре оешмаларыннан вәкилләр җыелган.
Күргәзмә Ташкентта 18-27 декабрьдә эшләячәк, аннары аны Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан халкы да күрә алачак. Мондый төр күргәзмә Үзәк Азия илләрендә беренче мәртәбә үткәрелә, дип хәбәр итә tatar-congress.org сайты.