Кукмара районы Манзарас мәктәбе базасында интеллектуаль чемпионат үткәрелде
20 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Сәләтле балаларны ачыклау, аларның интеллектуаль кызыксынуын үстерү максатыннан Кукмараның Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Манзарас мәктәбе базасында 7-8 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үткәрде.
2013 елның иң интеллекталь укучылары булып Байлангар мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дилә Әминова һәм Кукмара күппрофильле лицееның 8 сыйныф укучысы Ләйлә Гыйлаева табылды. Бу турыда Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге мөдире урынбасары Альмир Төхвәтуллин хәбәр итә, дип җиткерә “Хезмәт даны” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru