Чыңгыз Айтматов Искешәһәрдә искә алынды
Кыргыз халкының күренекле язучысы, рус әдәбиятының классик әдибе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулу мөнәсәбәте белән соңгы ике айда Төркиянең Анкара һәм Измир шәһәрләрендә искә алу чаралары гөрләп үтте. Аның соңгысы төрки дөньясының 2013 елгы башкаласы Искешәһәрдә оештырылды. 17-18 декабрь көннәрендә Кыргызстан һәм Төркиянең танылган язучылары, әдәбият, тел һәм сәнгать белгечләре, дәүләт эшлеклеләре катнашында “Тууына 85 ел тулу җәһәтеннән Чыңгыз Айтматов” дип исемләнгән халыкара симпозиум үтте. Ул “2013 ел - төрки дөнья башкаласы Искешәһәр” агентлыгы, Төркиянең “Османгази” һәм Кыргызстанның “Манас” югары уку йортлары тарафыннан уртак оештырылды.
Җыенның ачылыш тантанасында Искешәһәр губернаторы Гүнгөр Азим Туна, Төркия президент аппараты җитәкчесе Мостафа Исән нотык белән чыктылар. Шулай ук Кыргызстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Назаркул Ишекеев, “Манас” университеты әдәбият факультеты деканы Лайли Үкүбаева, ”Чыңгыз Айтматов” исемендәге фонд вәкиле Роза Алишерова сәламләү чыгышлары аркылы Чыңгыз Айтматовның дөньякүләм кешелеге хакында фикер белдерделәр. Язучының бертуган сеңелесе Розетта Айтматова исә абыйсының балачагы, яшьлек еллары, беренче әдәбият әсәрләре турында кызыклы истәлекләре белән уртаклашты. Роза Алишерова исә “Ч.Айтматов” исемендәге фонд эшчәнлеген Power Point досьесы ярдәме белән аңлатты. Яшь галим Артыкпаи Сөендеков исә үзе әзерләгән 25 минутлык “Чыңгыз Айтматов” исемле документаль фильм күрсәтте.
Бу җыенга Төркиянең төрле югары уку йортларыннан 32 галим катнашты. Алар дөньякүләм танылган әдәбият остасы Чыңгыз Айтматовның тормышы, әсәрләре, романнарында кулланган теле, язу ысулы, геройларының үзенчәлекләре кебек темаларны яктырттылар. Шулай ук мәрхүм язучының кыргыз һәм рус әдәбиятында гына түгел, дөнья әдәбиятында да тоткан үзенчәлекле роле, илче сыйфатында башкарган гамәлләре хакында кызыклы фикерләр бәян иттеләр.
Симпозиум ахырында губернатор Гүнгөр Азим Туна Кыргызстан делегациясе вәкилләренә рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды.