Убырлы карчык, Дадон патша Яңа елны Казанда каршылый
21 декабрь көнне Татарстан Милли музеенда Санкт-Петербургтан килгән “Лукоморье” дигән күргәзмә ачыла. Кәрәздән ясалган хәрәкәтләнүче һәм сөйләшүче сыннарны Казан халкы да күрә алачак.
Мәгълүм булганча, узып баручы елда атаклы шагыйрь Александр Пушкинның Казанга килүенә 180 ел тулды. Проект авторлары белдергәнчә, яңа күргәзмә башкала халкына бүләк буларак тәкъдим ителә. Бөек рус шагыйре иҗатын яратучылар экспозиция вакытында Пушкинның әкияти дөньясына чума алачак.
Күргәзмә әдәби-танып белү характерында югары сәнгати һәм музыкаль итеп төзелгән. Экскурсияне үз һөнәренең осталары булган югары профессиональ экскурсоводлар алып бара, ди чараны оештыручылар.
Экскурсия мәктәп программасындагы рус әдәбиятына нигезләнеп корылган. Биредә балалар да, өлкәннәр дә Пушкин иҗаты һәм биографиясе белән таныша һәм бөек классикның әкият персонажлары белән очраша ала: Патшабикә Аккош, Убырлы карчык, Дадон патша, Балда һ.б. геройлар хәрәкәтләнә һәм хәтта сөйләшә дә. Әкияти сыннар табигый буен саклаган, аларның башлары һәм куллары пластик (кеше тәне төсендәге) материалдан ясалган.
Әкияти атмосфераны зәвык белән тегелгән костюм һәм катлаулы декорация куәтләндерә төшә. Күргәзмә бүлекләрдән тора, аларның һәрберсе ниндидер әкияттән өзек тәкъдим итә.
Санкт-Петербургтан килгән “Лукоморье” проекты Казанда 2 февральгә кадәр эшлиячәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt