Мәгарифтә ришвәт
17 Jul, 2008 Сылу 0
Бүген Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы беренче яртыеллык эшчәнлегенә багышланган коллегия уздырды. Коллегиядән соң министр Әсгать Сәфәров журналистлар белән аралашты.
Аерым тукталган темаларның берсе икътисади җинаятьләргә бәйле иде. Аңлашылганча, уку елы азагына, югары уку йортларына керүгә бәйле ришвәт алу очраклары да күбәйгән. Мисал өчен, 2008 елның 23 май көнендә 10 мең сум күләмендә ришвәт алганда Балтач районы мәгариф бүлегенең методисты кулга алына. Ул “Россия тарихы” фәненнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда “тотыла”. Норма урта мәктәбе БДИ алу пункты җитәкчесе имтихан барышында укучыларга дөрес җаваплар биреп торган. 11 июнь көнне әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.