Пенза өлкәсендәге Индерка авылында спортка багышланган киңәйтелгән “түгәрәк өстәл” булган
Пенза өлкәсенең Сосновоборск районы Индерка авылында спортка багышланган киңәйтелгән “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Бу чара китапханә һәм ял итү үзәге (БДЦ) бинасында барды, анда район хакимияте башлыгы Сергей Калинкин, өлкә милли татар мохтарияте рәисе урынбасары һәм Пенза өлкәсендә “Көрәш” федерациясе президенты Зәкиҗан Куряев, авыл советы хакимияте башлыгы Рафаэль Сәйфетдинов һ.б. рәсми затлар, мәктәп директоры, педагоглар катнашты, дип тәфсилләп яза Пенза өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтарияте сайты.
Авылда, мәктәптә физкультура-спорт үсеше турында мәсьәлә кузгатылып, соңгы вакытларда хоккей мәйданында алып барылган эшләр хакында да сүз булган.
Хоккей уеннарында сугыш ветераннары да актив катнаша. Авыл һәм район хакимияте ярдәмендә хоккей мәйданчыгына су җибәреп боз ясатканнар. Хәзер балаларга хоккейчылар формасы алу өчен сөйләшүләр бара. Күп укучыларга формаларны әти-әниләре алган инде. Шул эшләрне күргән халык гәҗәпкә калган икән: нәрсә булган бу Индеркага – “хоккейный бум” анда, дип, яше-карты хоккей шугалагына агыла.
2014 елда федераль программа буенча районнарда физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү күздә тотыла. Әгәр дә Сосновоборск районы шул программага керә калса, Индеркада шундый ФОКларның берсен төзүгә ихтыяҗ булуы, мәктәптә исә “көрәш” секциясе ачу кирәклеге тәкъдиме кертелде. Киләчәктә, шул юнәлештә эшләр алып баручы лидерлар табылса, Индеркада көрәшчеләр секциясе дә эшли башлавы бик мөмкин, диелә әлеге хәбәрдә.