Нефть башкаласының “Спартак” яшүсмерләр клубы сынатмый
9 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Әлмәтнең яшүсмерләр клублары Яңа ел каникулларыннан соң үз эшен башлап җибәрделәр. 3 нче ТОСМС ның “Спартак” яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр яңадан “Чародей” студиясенә җыелып иҗатка чумды.
Студия әлеге җирлектә инде 11 ел эшли. Шушы вакыт аралыгында олы тәҗрибә тупланган , зур җиңүләргә ирешелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча клуб “Кар бабай -2014” һәм “Чыршы -2014” шәһәр бәйгесе җиңүчеләре булды.
Шулай ук “Яңа ел мозаикасы” декоратив сәнгать конкурсында да призлы урыннарга лаек булды.
Балалар кулы белән ясалган бу сәнгать үрнәкләре клубта озак тоткарланмый: аларны балалар бакчаларына, төрле хәйрия акцияләре вакытында бүләк итәләр, дип шатлык уртаклаша Әлмәтнең рәсми сайты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru