Тукай районында өстәмә компенсацияне баласын бакчага йөртүче ата-аналарның яртысы гына алачак
15 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Тукай муниципаль районының социаль яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, баласын бакчага йөртүче 1500ләп ата-ананың 700дән артыгы, ягъни 50 процентка якыны, узган ел ахырына компенсация билгеләтүгә документ тапшырган.
Шулай булгач, өстәмә компенсацияне хәзергә ата-аналарның яртысы гына алачак. Ә инде бер бала өчен түләгән акчаның 20 проценты, икенче балага түләгән акчаның 50 проценты, өченче балага түләгән акчаның 70 проценты, элеккечә үк, барлык ата-аналарга кайтарылачак, дип аңлата “Якты юл” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru