Яшь буын тәрбияләүдә Нәҗип Җиһановның роле
Бүген Татарстанның Милли музее, Казан дәүләт консерваториясе, Н.Җиһанов музее бөек композитор һәм сәнгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановның 103 еллыгына багышланган чара уздыра.
Казанның Арча зиратында 12.00 сәгатьтә Җиһанов һәйкәленә чәчәкләр салыначак. 13.00 сәгатьтә Җиһанов музеенда “Нәҗип Җиһановның музыкаль мирасы: яшьләр һәм балаларга эстетик тәрбия бирүдә Н.Җиһановның фортепиано өчен язган әсәрләренең роле” дип аталган түгәрәк өстәл оештырыла.
Әлеге проектның төп максаты - композиторның музыкаль мирасын саклау һәм пропагандалау, шулай ук фортепиано өчен иҗат иткән әсәрләрен киңрәк таныту.
Музейда узачак чара вакытында Н.Җиһанов исемен йөрткән мирасханә эшчәнлеге белән таныштыру да каралган. Композиторга нисбәтле музей фондында сакланучы коллекцияләр маэстроның асылын ачарга ярдәм итә. Биредә музыкаль мәктәпләрдә белем бирүче педагоглар фикер алышыр дип көтелә. Чара кысаларында композитор Җиһановның иҗатын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру юлындагы мәсьәләләр хаыкнда да сөйләшү булыр, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Түгәрәк өстәл барышында яшь музыкантлар тарафыннан Нәҗип Җиһановның фортепиано өчен язган әсәрләре яңгыраячак.