БДИ һәм БРИ нәтиҗәләре белән килешмәсәң
21 Jul, 2008 Сылу 0
БДИ һәм БРИ тапшыручылар игътибарына! Россия Федерациясе субъектларында 2006–2007 уку елында Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процессын оештыру буенча инструкция нигезендә (28.03.2007 узгәртүләр белән) БДИ нәтиҗәләре белән килешмәү апелляцияләре http://ege.edu.ru, http://rcmko.org порталларында имтихан баллары чыкканнан соң өч көн дәвамында кабул ителә.
Апелляцияне түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Казан шәһәре, Ф.Әмирхан урамы, 11нче йорт. тел./факс (843)525-48-39 эш көннәрендә 9.00дан 18.00 кадәр, шимбә һәм якшәмбе көнне - 9.00дан 15.00 кадәр.
Абитуриентлар үзләре белән паспорт һәм пропуск алырга тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.