«Казан Кремле» музей-тыюлыгына 20 ел тулды
Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 20 ел тулды. Бу көнне Казан Кремле музейларына бушлай керү мөмкинлеге килүчеләр өчен чын бүләк була.
ТР Табигать тарихы музеена, Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеена, Ислам мәдәнияте музена, “Манеж” күргәзмә залына һәм “Эрмитаж-Казан” үзәгенә бушлай кереп була, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлык матбугат хезмәтендә.
20 ел элек, 1994 нче елның 22 нче гыйнварында, ТР Президенты Минтимер Шәймиевның “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын булдыру турында”гы Указы дөнья күргән иде.
20 ел элек, Кремльдә министрлыклар һәм ведомстволар урнашканда, Казан Кремленең бөтен төбәкнең мәдәни үзәгенә һәм музейлар, күргәзмә заллары тупланган урынга әйләнәчәген күз алдына китерүе кыен иде.
15 ел элек Кремльдә Россиядә “Эрмитаж”ның беренче филиалы барлыкка киләчәгенә күпләр ышанмады.
10 ел элек Казан Кремленең урамнары һәм мәйданчыклары Kremlin LIVE халыкара заманча мәдәният фестивале вакытындагы кебек артистлар, музыкантлар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм фотографлар белән тулачагы турында хыяллану кыен иде.
5 ел элек Казан Кремленең килүчеләр өчен тәүлегенә 24 сәгать дәвамында иң “ачык” Кремль булачагы тормышка ашмас вакыйга кебек тоелды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru