Казанда «Ел студенты-2013» премиясенең беренче лауреатларын игълан иттеләр
Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория корпусында “Ел студенты-2013” ТР студентлар премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чараның мактаулы кунаклары булды.
Исегезгә төшерик: быел чара 19 номинация буенча уздырылды. Беренче булып, аларның 6сы буенча җиңүчеләр билгеле булды.
“Елның студентлар ММЧсы” номинациясендә “КНИТУ-today” (КНИТУ-КХТИ) студентлар видеохәбәрләре җиңде.
Линар Закиров (КФУ) ел журналисты булды. Әлеге вузның студентлары – Динара Вәлиева һәм Алинә Хангәрәева махсус бүләкләргә лаек булды.
“Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы” номинациясендә “Универсиада авылы” тулай торагы җиңде. “Ссузның студентлар үзидарәсе органы” номинациясендә махсус бүләк Казан сәүдә-икътисад техникумы студентлар советына бирелде.
“Елның студент хезмәт отряды” номинациясендә Әлмәт дәүләт нефть институты студентлар отряды штабы җиңде.
КНИТУ-КХТИның Profdom проекты “Елның студент проекты” булды. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең “Академия чемпионов” проекты махсус бүләккә лаек булды.
Чара башланыр алдыннан холлда “True Jazz Band” төркеме чыгыш ясады, ә тантана “Gaudeamus” студентлар гимнын башкарудан башланды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru