Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы
ХIX йөздә Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, Х. Фәезханов, К. Насыйри кебек фикер ияләре – татар халкын гасырлар буена дәвам иткән торгынлык һәлакәтеннән кузгатып, тар, милли кысалар йомыклыгыннан чыгарып, гомумкешелек мәдәнияте белән якынрак танышу өчен бөтен көчләрен, сәләтләрен һәм гомерләрен багышлаган фидәкарь мәгърифәтчеләребез яшәгән. Халыкны аң-белемгә өндәгәннәре өчен төрле эзәрлекләүләргә дучар булсалар да, алар бөтен гомерләрен фәнгә багышлаганнар. Мәсәлән, Г.Курсави “коточкыч даһри” саналган фикере өчен үлем җәзасына хөкем ителә. Ш. Мәрҗәни байлар һәм реакцион карашлы руханилар тарафыннан төрле каршылыкларга һәм кысрыклауларга дучар була. Гомерен татар халкына багышлаган К.Насыйри милләтәшләреннән үк төрле кимсетүләр, кыйналулар күрә. Остазларының гаять авыр, әмма мактаулы, күркәм эшен дәвам итүче Ризаэддин бине Фәхреддин ХIX йөз азагында мәйданга килә.
Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддинев 1859 елның 4 гыйнварында Самар губернасы Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә туа. Иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Сәйфетдин хәзрәттән ала. 7 яшенә җиткәч, тирә-як авыллар арасында зур мәдрәсәле Түбән Чыршылыга илтәләр. Бу авылда Ризаэддин 16 кыш эчендә 55 фән укыганлыгын яза.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы | 23.98 KB |