Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән)
Без бүген балаларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү турында бик күп сөйлибез, төрле чаралар, бәйгеләр оештырабыз, туган илнең, туган җирнең кыйммәте, аның кеше тормышында тоткан урыны турында сүз алып барабыз. Ә бит уйлап карасаң, иң башта без гаиләдә тәртип урнаштырырга, гаилә әгъзалары, үзебезнең туганнарыбыз, якыннарыбыз арасында кардәшлек җепләрен көчәйтергә тиешбез. Үсеп килүче буын иң башта үзенең тирәлеге турында кайгыртырга өйрәнсен. Туган-тумачасы, туган йорты, урамы, подъезды белән танышсын, телен, гаиләдәге тәртипләрне, яшәү кануннарын хөрмәт итсен, аларны үтәргә омтылсын. Кечеләргә карата җаваплылык күрсәтсен, өлкәннәргә карата кадер һәм буйсынучанлык бәйләнешләрен белсен.
“Тарих вә аның бер өлеше булган тәрҗемәи хәлләр һәм нәсел-нәсеб гыйлемнәренең файдасы чиксез икәнлеген игътибарлы һәм үткен күзле галимнәрнең һичберсе инкяр итмәс”, - дип яза татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддин. Дәүләт милләтсез, милләт кабиләсез, кабилә ыругсыз, ыруг гаиләсез, гаилә шәхессез була алмаган. Ыруглар, кабиләләр булып яшәмибез инде бүген, тик тормышыбыз мәгънәсе шул кануннарга барып тоташа. Шуңа күрә, шәхес – гаилә, гаилә – ыруг, ыруг-кабилә, кабилә-милләт, милләт-дәүләт кагыйдәләренә буйсынып яшәргә кирәк. Дәүләтебез зәгыйфьләнсә, милләт; милләт зәгыйфьләнсә, нәсел; нәсел зәгыйфьләнсә, гаилә; гаилә зәгыйфьләнсә, шәхес зәгыйфьләнә.
Нәтиҗәдә, адәм баласы җирсез-кыйбласыз тузан бөртегенә әверелә һәм яшәү мәгънәсен югалта. Баланы шундый хәлдә калдырмас өчен, без аны бөтен нәселе белән таныштырырга, үз үрнәгебез белән шундый зур токымның бер вәкиле булуын аңына сеңдерергә һәм нәселнең лаеклы дәвамы булу юлларын күрсәтергә, шуңа омтылыш тәрбияләп үстерергә тиешбез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән) | 10.83 KB |
Фикерләр
Мусина Гөлгенә ...
20 гыйнвар, 2015 - 20:30
Permalink
Киләчәк – бүгенге көн ул (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасы
Ландыш Камил кызының мәкаләләре һәрвакыт тирән эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Аларны туплап, бер җыентык итеп бастырып чыгырырга кирәк. Яшь буынны тәрбияләүдә менә дигән кулланма булыр иде.
Садыкова Зиля М...
23 гыйнвар, 2015 - 16:23
Permalink
Килэчэк-Бугенге кон ул
Бик эйбэт файдалы материал!!!!!!!!!!