Химиядән 4 алтын медаль
23 Jul, 2008 Сылу 0
Ниһаять, Венгриянең Будапешт шәһәрендә химия буенча узган 40нчы Халыкара олимпиада җиңүчеләре дә билгеле булды.
Россия җыелма командасы составына кергән Андрей Богородский (Мәскәү), Сергей Никитин (Новосибирск), Владимир Поддубный (Барнаул) һәм Түбән Новгород өлкәсеннән Юрий Тимченко алтын медальләр белән кайттылар. Бу турыда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Чыганак: mon.gov.ru