Яшел Үзәндә Афзал Шамов укулары
11 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә Афзал Шамов укулары зур уңыш белән үтте. Республикабызның күпчелек район мәктәпләреннән килгән укучылар үзләренең Тау ягының күренекле шәхесләре, яшь язучылары һәм шагыйрьләре, Афзал Шамов иҗаты мирасы турында фәнни эшләрен яклады. Укуларга барлыгы 414 эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 130ы сайлап алынды һәм 76 укучы бала аларны уңышлы яклады. Афзал Шамов укулары турында тулырак язма газетаның 14 февраль санында дөнья күрәчәк.
Чыганак: http://www.yashel-uzan.ru