Татарстанның яшь туристлары
Шушы көннәрдә Белоруссиядән кайткан яшь туристларны котлау тантанасы узды.
Союз дәүләтләрдә (Россия һәм Белоруссия) белем алучыларның Туристик слеты быел Витебск шәһәрендә узган. Биредә Татарстан Республикасының 10 кешелек җыелма командасы да көч сынаша. Тренерлары Чулпан Габдрахманова җитәкчелегендәге Балтач районы мәгариф оешмалары укучылары Рәмзил Гафетдинов, Заһир Хәкимов, Әнәс Вәлиев, Искәндәр Хәкимов, Азат Хөснетдинов, Инсаф Гәбделхаков, Ләйсән Әсхәтова, Динә Габитова, Гөлчәчәк Петрова һәм Айгөл Хәсәнованы слет оештыручылары иң бердәм һәм тату команда, дип атый.
Бүгенге көндә бу кызлар–егетләр республикабызда туристик техника, тактик дистанция буенча иң белемле саналалар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.