Казанда ике кешене коткарган яшь геройларны хөрмәтләделәр
Казан дәүләт энергетика университетында 2010 нчы елда Зөя елгасында батучы ир белән улын коткарган егетләрне хөрмәтләделәр.
Вакыйга ТР Кайбыч районының Борындык авылы янында Зөя елгасында булган. Ул вакытта Таликовларның су коенуы чаке кына фаҗигагә әйләнми калган. Алар су бүрәнкәсенә эләккән.
“Безнең әниемә барыш иде, - дип, дулкынлануын тыеп, Гөлгенә Таликова вакыйгалар турында сөйләде. – Зөя елгасын уза идек, балалар су коенырга булдылар. Мин яр буенда калдым. Улымның су өстенә чыгуын, аннары югалуын күрдем. Ирем улыбызга булыша башлады”.
Малайның әнисе үзенең начар йөзүен әйтте, ярдәм итәргә теләгән, ләкин өлкән улының бату ихтималын күреп, аны туктатып калган. “Мин бу кичерешне беркемгә дә теләмим, - диде ул. – Инде 3 ел үтте. Миндә ике төрле хис иде: улымны коткарырга барсам, алар белән бергә төпкә китәм, ярда калсам, ирем белән улым бата”. Таликова әйткәнчә, пляждагы кешеләр ярдәм сорап үтенүләргә берни белән дә җавап бирмәгән – барысы да коточкыч вакыйганы күзәткән.
Берникадәр вакыт узгач, ул кемнеңдер суга сикерүен күргән. Ачыкланганча, ярдәмгә сикерүчеләр дүрт егет булган: (ул вакытта укучылар) КДАУ студенты Айнур Гәрәфиев, 171 нче мәктәп укучысы Илназ Зарифулин, КДЭУ башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү үзәге студенты Айнур Кәлимуллин, КДЭУ башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү үзәге студенты Адел Тимуршин.
Адел Тимуршин сүзләренчә, ул бу көнне әбисендә булган. “Без егетләр белән су коенырга киттек. Шулай килеп чыкты, - диде ул. – Малай әтисе белән бата иде, ә без коткарырга сикердек. Куркынычмы-юкмы - без аны уйламадык. Барысы да автомат рәвештә булды”.
Геройларның исемнәре күптән түгел ачыкланган. Аларны “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимирова тапкан. Аның сүзләренчә, җәмгыять Бөек Ватан сугышы ветераннарын хәтерли, ләкин бик әз кеше хәзерге геройлар турында уйлана. “Без битараф булырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады “Яшь гвардия” төбәк штабы җитәкчесе. Ул билгеләп үткәнчә, “яшь гвардиячеләр” КДЭУ җитәкчелеге белән бергә егетләргә лаеклы бүләкләр тапшыруны сораячак. “Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән тиешле сөйләшүләр алып барыла”, - диде Владимирова.
“Мондый мөһим вакыйгада булуыбыз бик шәп. Без, чыннан да, үткәннең геройларын популярлаштырырга ияләндек, - дип билгеләде “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Глухоньков. – Безнең көндә дә батырлыкка урын бар. “Яшь гвардия” “Безнең заман геройлары” проект-китабын планлаштырган, анда безнең замандашларның батырлыклары тарихы язылачак”.
Очрашу КДЭУ проректоры Ирина Жукованың чыгышы белән тәмамланды: КДЭУ каршындагы көллияттә белем алучылар, теләкләре булса, керү имтиханнарын бирмичә университет студентлары була ала, диде ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru