Татарстан мәктәпләрендә яңа дисциплина барлыкка килә – ШАХМАТ!
Казанга Халыкара шахмат федерациясе президенты, Калмыкия Республикасы башлыгы Кирсан Илюмжинов килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, шахмат остасы Алисә Галләмова һәм Татарстанның яшь шахматчылары каршы алды.
Илюмжинов фикеренчә, Россяи мәктәпләрендә белем алучы кызлар–малайлар шахмат уйнау серенә факультатив формада гына булса да төшенергә тиеш. Баксаң, бу тема инде югары даирәдә дә кузгатылган булган. “Шахмат” дәресен кертү тәкъдиме белән ул Россия Федерациясе Президенты һәм Премьер–министры белән фикер алышкан.
Нәтиҗәдә, Россиянең күп кенә мәктәпләрендә инде яңа уку елыннан ук “шахмат” укытыла башларга мөмкиннђр. Әйтик, бүгенге көндә Калмыкия, Томск өлкәсендә, Түбән Новгород һәм Ханты–Манси, Кабарда-Балкариядә әлеге предмет күптән бар.
“1 сентябрьдән Татарстанда да шахматның мәктәп программасына кертелүен телибез”, – дип белдерде Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов. Ярдәмсез дә булмый. Кирсан Илюмжинов Татарстан шахмат федерациясенә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды.
Әлеге визит вакытында Кирсан Илюмжинов Татарстанның яшь талантлары белән дә аралашырга өлгерде, әле күптән түгел генә Чехиядә җыңү яулап алып кайткан кызлар–егетләргә дипломнар өләште.