Спастагы коррекция мәктәбенә бронза дәрәҗәсе бирелгән
Спас районының коррекция мәктәп-интернатында булган киңәшмәдә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Мәктәптә республиканың сигез районыннан сәләмәтлекләре какшаган, опекунлыкка алынган, социаль яктан тотрыксыз һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 100дән артык бала белем ала. Биредә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту беренче урынга куелган. Шуңа күрә сәламәтлек программасын тормышка ашыруга һәрчак зур игътибар бирелә. Мәсәлән, әлеге программа кысаларында 2013 елда мәктәпкә бронза дәрәҗәсе бирелгән. Коллективта яшь белгечләр дә җитәрлек.
Педагогларның барысы да үзләренең квалификацияләрен күтәрү өчен махсус курсларда укый. Белем бирү процессында хезмәт тәрбиясе аерым урын били. Укучылар тегүчелек, столярлык эшен үзләштерәләр, авыл хуҗалыгы производствосында эшләргә өйрәнә. Аларның участогы район мәктәпләре арасында берничә тапкыр яхшы яктан билгеләп үтелгән. Балалар мәктәп питомнигында төрле агачлар да үстерә. Шунысы да куанычлы: мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе соңыннан укуларын җирле техникумда дәвам итеп, төрле белгечлекләр ала.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru