Яшел Үзәндә балалар бакчасы төзелә
25 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Яшел Үзән районының Мирный бистәсендә балалар бакчасы төзелә башлады. Ул объект социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлар янында урнашкан.
Шушы 600 урынга исәпләнгән яңа бакча быел 1 сентябрьгә ачылачак, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru