Казанда мәгариф учреждениеләре арта бара
Быел Татарстан башкаласында тагын 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы төзеләчәк, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектлары реставрацияләнәчәк. 2008 елда шушы максатка республика һәм шәһәр бюджетыннан 1 млрд. сум акча бүлеп бирү планлаштырылган.
Бүген Казан шәһәре мэриясендә үткәрелгән брифингта Башкарма комитетның капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов шул хакта хәбәр итте.
Аерым алганда, мәктәпләрнең беренчесе Авиатөзелеш районында салыначак һәм декабрь аенда кулланылышка тапшырылачак. 22 сыйныфка яки 500 укучыга исәпләнгән уку йортында информатика кабинеты, бассейн, теш һәм балалар табиплары кабинетыннан тыш, психолог һәм процедуралар ясау кабинеты да булачак. Болар өчен 350 млн. сум акча сарыф ителә. Ә инде Яңа Савин районында төзеләчәк икенче мәктәп 36 сыйныфка яки 864 укучыга исәпләнгән. Ул мәктәптә информатика кабинеты, спорт һәм актлар заллары – барысы да икешәр, шулай ук хореография залы, бассейн, 60 мең берәмлек китап сакланачак китапханә, футбол кыры, ясалма өслекле йөгерү юллары да булачак. Объектны төзү өчен 513,48 млн. сум акча кирәк булачак.
Рәхмәтуллин урамындагы элеккеге Мариин гимназиясенең бинасына реконструкция эшләре төгәлләнеп килә. XIX гасырның тарихи һәм мәдәни истәлеге саналган әлеге бина, сәләтле балалар өчен оештырылган КДУ каршындагы лицей буларак, 1 сентябрьгә ишекләрен ачачак, дип ышандырды И.Латыйпов. Ул 240 урынга исәпләнгән, ә төзекләндерү эшләренә 186,92 млн. сум акча каралган. Анда 20 урынлык – 6 һәм 10 урынлык 9 уку бүлмәсе, укучылар өчен 80 урынлы һәм укытучылар өчен 28 урынлы ашханә, китапханә һәм 18 мең берәмлек китап саклау урыны, тренажер һәм актлар залы, 10 урынлык компьютер сыйныфы, медпункт, административ-көнкүреш бүлмәләре булачак.
«Быел Казанның Декабристлар урамында 12 нче кызлар гимназиясе төзелә башлады. Гимназия 240 укучыга исәпләнгән, анда укучылар татар телендә белем алачаклар. Бу гимназиядә Казан кызлары гына түгел, бөтен Татарстан кызлары укый ала», - дип искәртә И.Латыйпов. Гомуми белемнәрдән тыш, кызлар сәнгати-эстетик яктан тәрбияләнәчәкләр, техник иҗат, тегү-чигү һәм ризык әзерләү кебек юнәлешләрдә дә шөгыльләнәчәкләр. Төзелеш эшләрен башкарып чыгу өчен республика бюджетыннан 222,36 млн. сум акча каралган.
Быел шулай ук Яңа Савин районында 864 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелә башлаячак. Объект 562,38млн. сумга төшәчәк.
Чыганак: “Татар–информ”