Быел тугызынчы сыйныф укучылары мәҗбүри рәвештә татар теленнән бердәм тест узарга тиеш
28 Feb, 2014 Гөлназ Талипова 0
Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хактагы фәрманга кул куйды.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыргандагы кебек үк, укучыларга контроль-үлчәү материаллары тәкъдим ителәчәк. Аларның эчтәлеге, шулай ук тест узуга бирелгән вакыт укучының татар телен ни рәвешле (туган тел буларакмы әллә дәүләт теле сыйфатындамы) өйрәнүенә турыдан-туры бәйле. Мисал өчен, татар мәктәпләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү 3 сәгать 55 минут вакытны алса, рус мәктәпләрендә ул нибары 2 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк.
Бердәм республика тесты БДИ тапшыру пунктларында 29 апрель көнне узачак.
Чыганак: http://tatarile.org