Россиядә 50 университет кына калырга мөмкин
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев фәнни–белем бирү үзәкләрен булдыруга багышланган киңәшмәне үткәргәндә Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко 1000 югары уку йортларының бары 15–20 проценты гына, ягъни 150–200 мәгариф оешмасы гына тиешле дәрәҗәдә белем бирә, дип белдерде.
Андрей Фурсенко ассызыклавынча, Россия масштабында бары 50 университет калырга тиеш. Ә югары уку йортлары саны 150–200дән артмавы кулай.
Барлык калган югары уку йортлары, үз чиратында, филиалга яисә урта–һөнәри белем бирү оешмаларына әйләнергә мөмкин. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, “Мәгариф” милли проекты кысаларында узган конкурс нәтиҗәләренә карасаң, лидер исеменә бүген бары 57 югары уку йорты гына дәгъва кыла ала.
Чыганак: www.5ballov.ru