Татарстан вожатыйлары җыела
25 Jul, 2008 Сылу 0
Июль аеның соңгы көннәрендә “Марий Чодра” тыюлыгында урнашкан Мошен–Ер күле буенда Татарстан вожатыйлары җыены узачак. Быел ул Татарстан пионериясенә 85 ел тулуга һәм Гаилә елына багышланып үткәрелә. Фестиваль гадәттәгечә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Балалар һәм үсмерләр оешмалары белән берлектә оештырыла.
Фестиваль ел да җәяүле поход рәвешендә уза. Шушы көннәр дәвамында күптөрле тематик секцияләр эшләячәк. Әлеге чарага шулай ук Марий Эл, Чувашия республикаларыннан да делегацияләр көтәләр.