Халыкара олимпиадада татарстанлы җиңгән
25 Jul, 2008 Сылу 0
Математика, биология һәм химия фәннәреннән узган Халыкара олимпиадалар турында алда сүз булган иде. 13–20 июль көнне Һиндстанда узган биология буенча 19–нчы халыкара олимпиада җиңүчеләре дә билгеле.
Шушы көннәрдә әлеге ярыштан Татарстан Репсубилкасы делегациясе дә әйләнеп кайтты. Буш кайтмады! Казанның 2нче лицей–интернатының 11нче сыйныф укучысы Фәрһат Галиуллин бронза медальгә лаек булган.