Альберт Гыйльметдинов: “2013 ел КНИТУ-КАИ өчен бик уңышлы булды”
Узан ел А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ өчен бик уңышлы булды, дип белдерде бүген Попечительлек советы утырышында Альберт Гыйльметдинов.
Чара “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында узды, бу утырыш белән беррәттән, беренче Инженерлык фестивале ябылышы һәм КАИны тәмамлаучылар ассоциациясе җыелышы узды.
ТР Премьер-министры, вузның Попечительлек советы рәисе Илдар Халиков вузны туган көне белән котлады һәм, КНИТУ-КАИ һәрвакыт республика предприятиеләре өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүче уку йорты булды, дип билгеләп үтте. Университетта күп санлы студентлар укый, аларның белемнәре һәм тәҗрибәләре белән замана таләпләренә туры килүен телибез, диде. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе КНИТУ эшенә нәтиҗә ясап, КАИның халыкара хезмәттәшлек буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте, аның карашынча, бу бигрәк тә фәндә мөһим.
“2013 ел КНИТУ-КАИ өчен бик уңышлы булды”. – дип башлады докладын ректор Альберт Гыйльметдинов. Беренче чиратта, ул структур үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай итеп, 3 институт берләштерелде, элек 60 кафедра булса, хәзер 46 калган. Ректор, үзгәртүләр коллектив ризалыгы белән узуын да билгеләп үтте.
Узган ел профессор-укытучылар составы һәм идарә итүче персоналлар саны кыскартылган, ә бу хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге биргән.
2012 ел белән чагыштырганда, баллар буенча кабул итү сыйфаты сизелерлек арткан. Элек уртача балл 60,1 булса, хәзер – 67,4. Шулай итеп, КНИТУ-КАИ Россия вузлары рейтингында 300 нче урыннан 187 нчегә күтәрелде – бу вузлар арасында иң яхшы динамика.
Ректор шулай ук төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышларны барлады.
Инфраструктураны үстерү өлкәсендә университетның төп уңышы – “КАИ-град” кампусы территориясендә уку-лаборатория корпусы төзелеше. Объектны тапшыру 2014 елның августына планлаштырылган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru