Әлмәт үсмерләре кул эшенә оста
12 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Әлмәтнең “Легенда” яшүсмерләр клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан “Үз кулларың белән ясалганы – иң яхшы бүләк” исеме астында иҗат конкурсы узды. Анда 10- 14 яшьлек үсмерләр катнашты.
Балаларның эшләренә 1 нче сәнгать мәктәбе укытучылары бәя бирде. Кул эшләре төрле материаллардан ясалган, һәрберсе үзенчәлекле иде. Жюри әгъзалары беренче урынны “Темп” клубына бирде, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru