«Каурый каләм» иҗади конкурсы үткәрелә
Бу иҗади бәйгенең географиясе киң булыр дип ышанабыз. Конкурска Татарстан гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан гына түгел, Россия регионнары һәм якын чит ил милли-мәдәни үзәк һәм иҗтимагый оешмаларыннан да иҗади эшләр көтеп калабыз. Иҗади бәйгедә 10-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала.
Әдәби бәйге 4 номинациядә узачак. Проза, шигърият, драматургия һәм публицистика өлкәсенә караган иҗади эшләрне кафедраның әдәбият галимнәре җитәкчелегендәге жюри төркеме бәяләячәк.
Конкурс өчен иҗади эшләр 5 нче апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү тантанасы 25 нче апрельдә булачак. Шуңа кадәр конкурска килгән эшләрне бастырып чыгару күздә тотыла.
"Каурый каләм" конкурсында катнашучыдан ирекле темага язылган иҗади эшләрен түбәндәге таләпләргә туры китереп җибәрүләре сорала. Алар бәя 10 баллы система буенча бәяләнәчәк. Теманың актуальлеге, сюжетның үзенчәлеге, композиция төзү осталыгы, сәнгати тоемлау һәм тәэсирлелек, авторның үз стиле булу-булмау - болар иҗади эшләргә бәя биргәндә игътибарга алыначак.
Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.