Алты мәктәп - беренче йөзлектә
«Социаль навигатор» исемле Социаль тикшеренүләр агентлыгы 2013 ел өчен Россия Федерациясенең югары дәрәҗәдәге мәктәпләр рейтингын әзерләде.
Рейтингта Россиянең 41 субъектыннан барлыгы 1 428 белем учагы – аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган лицейлар, гимназияләр һәм мәктәпләр катнашты. Аларга балаларның шәхси үсеш мөмкинлекләре, белем бирүнең нәтиҗәләре һәм шартлары һ.б. критерийлардан чыгып бәя бирелде.
Татарстанның рейтингта катнашкан 162 мәктәбе арасыннан Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицее, 36нчы санлы инновацияле технологияләр лицей-интернаты һәм 77нче гимназиясе, Әлмәтнең 2нче лицее, Казанның 2нче лицей-интернаты һәм Бөгелмәнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 6нчы мәктәбе беренче йөзлеккә керде.
Чыганак: http://intertat.ru/tt