Казанда сыерчык оялары ясау буенча бәйге уздыралар
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында «Сыерчыклар килде» дип исемләнгән экологик-белем бирү акциясе турында хәбәр иттеләр.
Табигатьне саклауга юнәлдерелгән әлеге акциянең үзәк вакыйгасы – балалар арасында кошлар өчен җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау буенча конкурс үткәрү. Чараны Татарстан Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыклары, Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашында «Максидом» гипермаркеты оештыра.
Быел акция шәһәр күләмендә узачак. Анда 6 яшьтән өлкәнрәк һәр бала катнаша ала. Катнашучыларны www.maxi-konkurs.ru сайтында бүген терки башлыйлар. Әлеге сайтта шулай ук акция белән җентекләбрәк танышырга һәм орнитологтан сыерчык оясы ясау буенча киңәшләр алырга мөмкин.
Акциягә 13 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Казан шәһәрендәге паркларның берсендә нәтиҗә ясалачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt