Татарстан мәктәпләрендә укучылар математикадан БДИ биреп карады
21 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшыру көне. Әлеге имтихан укучыларны БДИга сыйфатлы әзерләү максатыннан Федераль тест үткәрү үзәге материаллары буенча бушлай үткәрелә.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнары 107 имтихан уздыру пунктында оештырылды. Алга таба төп имтиханнар да биредә узачак.
Укучылар өчен бланкларны тутыру кагыйдәләре белән танышу, укыган фәннәре буенча белем дәрәҗәләрен тикшерү мөмкинлеге бирә.
Шундый ук БДИ рус теле фәненнән республика укучылары өчен сынау режимында 24 мартта булачак.
Чыганак: http://www.intertat.ru