М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасында Мәдәният елы ачылышы тантанасы була
21 Mar, 2014 Гөлназ Талипова 0
25 мартта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасында Мәдәният елының рәсми ачылышы була.
Концерт программасында ТРның әйдәп баручы профессиональ коллективлары, шулай ук республикада туган талантлар – Зур театр солистлары В.Гыймадиева, М.Казаков, А.Тихомиров, ватандашлар – Айдар Гайнуллин (Германия), Әнвәр Измайлов (Кырым), Башкортстан, Калмыкия, Чечня республикалары, Самара өлкәсе профессиональ коллективлары солистлары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru