Быел Сара Садыйковага һәйкәл куелырга мөмкин
Быел Казанда татар халкының мәшһүр композиторы Сара Садыйковага һәйкәл куелырга мөмкин. Бу хакта бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 49 нчы утырышының көн тәртибенә куелган “Хөкүмәт сәгате” барышында билгеле булды. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “Мәдәният елы кысаларында Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсе үсеше перспективалары турында” гы темага доклад белән чыгыш ясады.
Сара Садыйковага һәйкәл куелуы турындагы сорау белән ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты әгъзасы Роберт Миңнуллин мөрәҗәгать итте. Айрат Сибагатуллин әйтүенчә, әлеге мәсьәлә быел кузгатылган, әмма әлегә һәйкәлне урнаштыру урыны тәгаенләнмәгән. Министр быел Сара Садыйковага һәйкәл куелыр дигән өметен белдерде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru