КФУ студентлары “Мәдәни башкала” халыкара конкурсы Гран-приена лаек булган
17-23 март көннәрендә Санкт-Петербургта “Мәдәни башкала” исемле V халыкара ачык конкурс узган. Казан федераль университеты Яр Чаллы институтының “Сәйяр” халык бию ансамбле Гран-прига лаек булган. Бу хакта КФУ ның рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Мәдәни башкала”да катнашу өчен заявкалар алты юнәлеш: вокал, хореография, уен коралларында уйнау, театр, мода театры һәм оригиналь жанр юнәлешләре буенча кабул ителгән. Гран-при һәр юнәлештә иң яхшыларга тапшырылган. Конкурс чыгышларыннан тыш, кунакларны онытылмас иҗади очрашулар, эксклюзив мастер-класслар һәм фестиваль концертларында катнашулар көткән.
“Мәдәни башкала” Санкт-Петербургның иң яхшы концерт мәйданнарында узган һәм якшәмбе көнне Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган, дип хәбәр итә КФУның Яр Чаллы институты матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru