Кукмараның Манзарас мәктәбендә “Батырлык дәресе” узды
Кукмара районының Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә “Батырлык дәресе” узды. Әлеге дәрестә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады.
Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәптә күп эшләр башкарыла. Мәктәп музеена экскурсияләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, эзләнү эшләре алып бару, солдатлар, сугыш ветераннары белән очрашу – болар барысы да туган якка, аның халкына мәхәббәт тәрбияли. Тарих укытучысы Лилия Мотыйгуллина алып барган “Батырлык дәресе”ндә укучылар сорауларга җавап бирде, үз фикерләрен белдерде, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru