Татарстан балалары “БиНИлект” профильле сменада ял итә
30 Jul, 2008 Сылу 0
Татарстанның 32 районыннан 100 укучы (бу Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Ютазы, районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре) “БиНИлект” (Бизнес Наука Интеллект) республикакүләм профильле сменага җыелды.
Смена Кырымда Евпатория шәһәрендә уза.
Әлеге җыенны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәктәпкәчә эш республика үзәге белән берлектә уздыра.
Сменага район һәм республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган балалар һәм Республика Балалар Думасы әгъзалары бара.