Татарстанның 157 мәктәбендә капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыруга керештеләр
2014 елның 4 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 2014 елгы республика программасы кысаларында Татарстанның 157 мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Казанның 2 мәктәбе бу эшкә керешмәгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Бөтен муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Фәрит Хәнифов, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерларын капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә кую турында да белдерде. Бу программаны финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә, дип искәртте ул. 2014 елда 13 лагерьны төзекләндерү планлаштырылган.
4 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 11 объектта капиталь төзекләндерү эшләре башланган, бу максатларга бүлеп бирелгән акчаның 43,8 проценты үзләштерелгән.
Казанның “Заречье” һәм Түбән Каманың “Кама” объектларында эшләр әле башланмаган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru