Тема: Татар халык ашлары
“Мин татарча сөйләшәм “ акциясе кысаларында, Буа районы Алших урта мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балалар сыйныфында “Татар халык ашлары” темасына мастер-класс үткәрелде. Сыйныфта барлыгы 5 укучы һәм барысы да татарча матур итеп аралашырга тырыштылар. Сүзләрне дөрес әйтеп, тулы, төгәл җөмләләр төзеп, төрле диалогларда тиз һәм үзенчәлекле итеп катнашып, рус телле балалар телне яратуларын, хөрмәт итүләрен күрсәттеләр.
Укытучы тарафыннан төрле технологик чаралар кулланылды. “Tatarsckol” сайтында урнаштырылган электрон китап бик әйбәт һәм мөгаллимнәр өчен җайлы төзелгән. “Күңелле татар теле” китабының авторы Р.З.Хәйдәрова тарафыннан эшләнелгән методика рус телендә сөйләшүче балалар өчен җиңел бирелә. Икенче елын гына укучы балалар бер-берләре белән дә, укытучы белән дә бик иркен аралашалар.
Мастер-класс җанлы һәм кызык үтте. Дәрес ахырында “Мин татарча сөйләшәм” җөмләсен балалар бик теләп әйттеләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тема: Татар халык ашлары | 453.93 KB |