ТР студентлары чыгарылыш курс студентларының Бөтенроссия фәнни конференциясе-конкурсы лауреатлары булган
Санкт-Петербургта Тау университетында чыгарылыш курс студентларының Бөтенроссия фәнни конференциясе-конкурсы тәмамланды. Аның кысаларында 28 белгечлек һәм юнәлеш буенча 186 доклад тыңланган. Конкурста Әлмәт дәүләт нефть институтыннан катнашучы Екатерина Ишкова һәм Карина Хәйбуллина “Менеджмент” һәм “Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү” номинацияләрендә лауреат булган.
Традицион рәвештә, бу форум укуларын аспирантурада дәвам итәргә һәм киләчәкләрен фән белән бәйләргә җыенган яшьләр өчен мәйданчык булып тора.
11 нче конференциядә Мәскәү, Төмән, Самара, Тверь, Пермь һәм Россиянең башка шәһәрләренең 35 вузыннан студентлар катнашты.
Конкурста җиңүчеләр апрель ахырында булачак “Җир асты байлыкларын куллану проблемалары” яшь галимнәрнең халыкара форумында катнашу хокукы алды, дип хәбәр итә Тау университеты матбугат хезмәте.